Мондый карар VIII Санкт-Петербург халыкара мәдәният форумында кабул ителде, анда «Мәдәни марафон» бөтенроссия белем бирү проектына нәтиҗәләр ясалды. Аны оештыручылар - «Яндекс» компаниясе, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы.
Бүгенге көндә белем бирү тестын Россиянең төрле төбәкләреннән 400 меңнән артык укучы узган. Проектта 80 меңгә якын өлкән кеше: укытучылар, китапханәчеләр һәм ата-аналар катнашкан.
«Укытучылар һәм ата-аналарның уңай фикерләре белән илһамланган берничә төбәк безгә мөрәҗәгать иттеләр, бу проектта күбрәк мәктәп укучылары катнашсын һәм файдалы мәдәни тәҗрибә алсын өчен марафонны 1 декабрьгә кадәр озайту тәкъдиме белән чыктылар. Координация советы әгъзалары тәкъдимне бертавыштан хуплады, һәм без Мәдәни марафон 1 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк дип игълан итәбез», — дип сөйләде Яндекс.Учебник директоры Наталья Чеботарь.
Исегезгә төшерәбез, мәктәп укучылары өчен булдырылган «Мәдәни марафон» бөтенроссия белем бирү проектына теләсә кайсы укытучы яки ата — ана кушыла ала, моның өчен үз-үзен һәм балаларны проект сайтында теркәргә кирәк.
Тестны шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсендә, Республика яшүсмерләр китапханәсендә, шулай ук республиканың муниципаль китапханәләрендә дә узарга мөмкин.
«Мәдәни марафон» Бөтенроссия проектының йомгаклау этабы - онлайн-тест.
Октябрь аенда «Мәдәни марафон» кысаларында мәктәпләрдә сценарийлар буенча дәресләр узды, аларны Яндекс.Учебник сервисының мәдәният буенча танылган экспертлары һәм методистлары эшләде. Аларда Россиянең өч миллионнан артык укучысы катнашты. Дәресләр дүрт темага багышланган иде: музыка, архитектура, театр һәм кино. «Татарстанның этно яки милли музыка мәдәнияте» дигән темага ачык дәресләрнең берсе Казанның 83нче номерлы лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Аны Татарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова үткәрде. «Мәдәни марафон»да шулай ук режиссерлар Тимур Бекмамбетов, Кантемир Балагов һәм Юрий Быков, продюсер һәм режиссер Александр Роднянский, «Би-2» төркеме, музыкантлар Полина Гагарина, Федук һәм Елка катнашты.
Тест сорауларына җавап биргән укучыларга Яндекс Россия Мәдәният министрлыгының грамоталарын тапшырачак һәм Яндекс.Музыка һәм КиноПоиск мөмкинлекләреннән файдалану бүләк итәчәк.