16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры “Җаннарга шифадыр җыр җырлау” проектында Мария театры йолдызларын тамашачыга тәкъдим итә

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

Музыканың дәвалау хасиятенә ия булуы борын-борыннан мәгълүм. Б.э. кадәр VI гасырда грекларның борынгы акыл иясе Пифагор музыканы дәвалау чарасы буларак кулланган.  Әбүгалисина дәва сыйфатында диета, хезмәт,  чын күңелдән көлү һәм музыкадан файдаланырга тәкъдим иткән. “Музыка – җанга һәм тәнгә шифа” дигән язманы Ренессанс чорының кайбер музыка коралларында күрергә мөмкин. Хәзерге вакытта да медицинада музыка стрессларны һәм нерв авыруларын дәвалауда киң кулланыла.

Мәгәр кеше сырхау булмаса да, музыка аңа күңеленә ял бирү һәм көч-дәрт өстәү өчен бик кулай чара булып тора.

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы эчтәлеге белән тиңдәшсез проект-концерт тәкъдим итә. Анда Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Мария театрының мәшһүр җырчылары – Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Николай Путилин, Россиянең Атказанган артисты, 2010 елда «Грэмми» премиясе номинанты Евгений Акимов, халыкара конкурслар лауреаты Гелена Гаскарова катнаша. Чарага кунаклар сыйфатында медицина һөнәре вәкилләре,  иҗат өлкәсендә дә танылган шәхесләр – Россиянең Атказанган табибы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Владимир Муравьев, Татарстан Республикасының Атказанган табибы  Лев Шер чакырылган. Концертта шулай ук  «ДОКТОР-КЛУБ»,  Владимир Штейнман җитәкчелегендәге  джаз триосы һәм Пластика театры (Чукраклар җәмгыяте)  катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International