18 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Пекин шәһәренең Кытай милли театрында Карло Гоцциның "Хан кызы Турандык" спектакле белән “Данлыклы Европа” дип исемләнгән V Халыкара Кытай милли театры фестивален ачты.
Фестивальнең тантаналы ачылышына кытай артистлары, режиссерлары, сәнгать эшлеклеләре, илчелек вәкилләре чакырылган иде. Фестиваль башланыр алдыннан Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов һәм баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Кытай милли театры директоры белән очраштылар. Очрашу вакытында Татар Академия һәм Милли Кытай театрлары арасында киләчәктә алмаш гастрольләр оештыру хакында сөйләшү булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте