Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү өчен грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2019 елда иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс игълан итә. Анда Татарстан Республикасының театр-тамаша, концерт оешмалары, цирклар, музейлар, музей-тыюлыклар, күргәзмә заллары һәм картина галереялары, мәдәни-ял итү учреждениеләре, китапханәләр, мәдәният өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният өлкәсендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре  һәм башка мәдәният, сәнгать, кинематография учреждениеләре катнаша ала.

Хөрмәтле катнашучылар! Игътибар итегез, конкурс Нигезләмәсендә гариза һәм кушымта формасына үзгәрешләр кертелде. Документларны тутырганда игътибарлы булыгыз!

Гариза нигезләмәсе һәм формасы: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-2019.htm

Документлар 2019 елның 15 ноябреннән 29 ноябренә кадәр кабул ителә. 111 һәм 113 кабинетлар.

Белешмәләр өчен телефоннар: 264-73-90, 264-75-14.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International