«Россия-Культура» телеканалында “Зур балет” проектында Казан балеты солистлары катнаша

2012 елның 19 октябре, җомга

21 октябрьдә «Россия-Культура» телеканалында “Зур балет” проекты – илебез телевиденисе тарихында яшь башкаручыларның балет конкурсы була. Бу тамашада Россиянең күренекле алты театрыннан дуэтлар катнаша. Татарстан балетыннан проектта талантлы биючеләр, ТАДОБТ солистлары Кристина Андреева һәм Олег Ивенко чыгыш ясый.

Проектның төп максаты – балет сәнгатендәге яшь йолдызларны киң тамашачыга тәкъдим итү, яшь артистларга, югары техника белән беррәттән, драматик талантларын да ачу мөмкинлеге бирү, классик балет сәнгатенең бай мирасы һәм хәзерге бию сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтү.   Проектта катнашучылар ике ай дәвамында Гран-при (“Иң яхшы дуэт”), “Хатын-кызлардан иң яхшы балет биючесе” һәм “Ир-атлардан иң яхшы балет биючесе” номинацияләрен алу өчен көч сынашачак.  

“Зур балет” программасының беренче чыгарылышы «Россия-К» («Культура») телеканалында 21 октябрьдә 20.05 сәгатьтә башлана. Шоу һәр атнаның ял көнендә кич белән эфирга чыгачак. Конкурсның беренче көнендә Кристина Андреева һәм Олег Ивенконың хәзерге заман испан хореографы  Иван Перез махсус шушы проект өчен  куйган номерын башкарачагы мәгълүм.  

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International