«Татмедиа»да ТР дәүләт хакимияте органнарының коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруы турында фикер алыштылар

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган брифингта ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары - Әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров катнашты.

Юлия Әдһәмова сүзләренә караганда, коррупцияне профилактикалау максатларында, 2018 елда республика эксперт төркеме комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында һәм ведомство карамагындагы оешмаларда коррупция куркынычларына мониторинг үткәрелгән.

Бу эш нәтиҗәләренең берсе - ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан дәүләт бурычларын үтәүгә һәм бюджет акчаларын тотуга  эчке финанс күзәтүен гамәлгә ашыру буенча Нигезләмәне раслау булды. Аларның эшен тикшерүләр саны артты, моның өчен министрлык каршында махсус бүлекчә булдырылды. Моннан тыш, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр һәм Мәдәният министрлыгы арасында  төрле чаралар үткәрү мәсьәләләрен килештерү тәртибе расланган. Хәзерге вакытта ресурс базасын системалаштыру һәм мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү максатыннан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан ачык платформа эшләнә.

«Коррупцияне профилактикалауда хакимият органнарының мәгълүмати ачыклыгы зур роль уйный. Халыкка мәгълүмат бирү максатыннан, министрлык сайтында урнаштырылган мәгълүматка ачык керү тәэмин ителгән, – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары.

«Безнең өчен бу өлкәдә мониторингны гамәлгә ашыручы гражданнар һәм иҗтимагый оешмалар фикере мөһим. Без күргән һәм якын арада күрергә ниятләгән чаралар  Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә коррупциягә каршы торуның нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәр, дигән ышаныч белдерәм», - дип үз чыгышын тәмамлады Юлия Әдһәмова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International