15 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның милли сәнгать галереясында (Казан, Кремль, «Хәзинә» музей комплексы, 3нче подъезд) Илдар Зариповның (1939-2012) тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
Экспозициядә Илдар Касыйм улы Зариповның ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында сакланучы, Татарстан сынлы сәнгатенең алтын фондын тәшкил итүче әсәрләре күрсәтеләчәк.
Илдар Касыйм улы Зарипов 1939 елның 13 ноябрендә Казанда туган. 1961 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә. СССР халык рәссамы Д.К.Мочальский җитәкчелегендәге остаханәдә тәҗрибә туплаган. Укуын тәмамлангач, Г.М.Коржевның иҗат остаханәсенә укырга керә.
Аспирантураны тәмамлаганнан соң рәссам ясаган беренче мөстәкыйль адымнар ук уңышлы була.
1976 елда рәссамга ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. 1983 елда И.К. Зарипов Россия Федерациясенең атказанган рәссамы исеменә лаек була. 1994 елда рәссамга Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исеме бирелә. 1996 елда ул Россия Сәнгать академиясенең көмеш медаленә лаек була. 2002 елда Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин Указы белән И. Зариповка «Россиянең халык рәссамы» исеме бирелә.
Илдар Зарипов әсәрләре Третьяков галереясы, Рус музее, Киев картиналар галереясы, Таганрог, Чита, Петрозаводск, Херсон сәнгать музейлары тупланмаларында, Италия, Германия, Англия, АКШ коллекцияләрендә урын алган.