Казанда Россия Федерациясе Герое Виктор Еринга мемориаль такта ачтылар

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Казанда Россия Федерациясе Герое, Россия Эчке эшләр министры (1992-1995) Виктор Ерин истәлегенә багышланган мемориаль такта ачу тантанасы булды. Истәлек билгесе  Гвардия урамындагы 6нчы торак йорт фасадына урнаштырылды, Мәскәүгә күчкәнче Виктор Федорович анда яшәгән.

Чарада Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан ЭЭМ җитәкчесе Артем Хохорин, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләре, ветераннар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, тумышы белән Казаннан булган Россия Герое исемен мәңгеләштерү турындагы тәкъдим белән Татарстан Мәдәният министрлыгы, республика Эчке эшләр министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы чыгыш ясады.

Белешмә: Виктор Федорович Ерин 1944 елның 17 гыйнварында Казанда туган. 1967 елда Алабуга милиция урта мәктәбенең Казан филиалын кызыл диплом белән тәмамлый. 1973 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбен кызыл дипломга бетерә. Эчке эшләр органнарында хезмәт юлын 1964 елда башлый.

Хәрби хәрәкәтләр ветераны.

Россия Федерациясе Герое (1993 елның 7 октябре). Кызыл Йолдыз ордены, СССР һәм Россия Федерациясенең ведомство бүләкләре белән бүләкләнгән.

2000 елда Ерин пенсиягә чыга. 2018 елның 19 мартында Виктор Федорович вафат булды...

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International