Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы татар шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына иҗади конкурс үткәрә

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Конкурста иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала.

Конкурс 2020 елның 5 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә 2019 елның 11 ноябреннән 2020 елның 15 гыйнварына кадәр эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Казан ш., Пушкин ур., 66/33, 113, 115 кабинетлар.

Кәримов Фатих Әхмәтвәли улы (Фатих Кәрим) 1908 елның 27 декабрендә Башкортостан Республикасының Ает авылында туа.

Шунда ук башлангыч белем ала, 1922 елда Бәләбәй педагогика техникумына укырга керә. Аннары ул Казан җир төзелеше техникумында укый.

1928 елдан бирле басылып килә. Беренче шигырьләр җыентыгы 1931 елда дөнья күрә.

Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронтта һәлак булган.

Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International