«Россия-Культура» телеканалында «Созвездие-Йолдызлык. Республика казанышы» фильмының премьерасы була

2019 елның 8 ноябре, җомга

10 ноябрьдә 12.50 сәгатьтә «Россия-Культура» телеканалында  «Созвездие-Йолдызлык. Республика казанышы» документаль фильмының премьерасы була. Фильм Татарстанның күпмилләтле мәдәниятенә багышланган, хәзер аны Татарстан Республикасы эстрада сәнгатенең яшьләр өчен  «Созвездие-Йолдызлык» ачык телевизион фестиваленнән башка күз алдына да китереп булмый.

«Созвездие-Йолдызлык» күпмилләтле Татарстан мәдәнияте үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Ул гамәлдә булган  еллар эчендә фестивальдә миллионнан артык талантлы яшьләр катнашкан, дистәләгәне республиканың гына түгел, бөтен илебезнең горурлыгына әйләнде», - диелә «Россия-Культура» телеканалы сайтында бастырылган фильм анонсында.

«Созвездие-Йолдызлык. Республика казанышы» документаль фильмын төшерү эшенә «Россия-Культура» телеканалы төркеме ел башында тотынган иде. Картинаның авторы һәм режиссеры - Евгений Безбородов. Кино төшерү 60 көн дәвамында Казанның мәдәният учреждениеләрендә генә түгел, Татарстанның башка шәһәр һәм районнарында да барды.

Фильмның геройлары - фестивальнең танылган жюри әгъзалары һәм педагоглары: Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина; ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова; М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының  баш хормейстеры Любовь Дразнина; «Дорога из города» бию театры җитәкчеләре Айрат һәм Лилия Баһаветдиновлар. Картинада шулай ук «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең төрле еллардагы лауреатларын һәм җиңүчеләрен -Татарстанның атказанган артистлары Рузил Гатин һәм Айдар Сөләйманов, Чаллыдан «Мизгел» вокаль ансамбле, Азнакайдан «Бәхет» ансамбле, Зәйдән «Мирас» ансамбле катнашучыларын һ.б. күрергә мөмкин.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, «Созвездие-Йолдызлык. Республика казанышы»  документаль фильмын төшерү идеясен гамәлгә ашыру ТР Президенты каршындагы «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале хәрәкәтенә ярдәм итү буенча Совет, шулай ук «Культура» телеканалы җитәкчелеге ярдәме белән оештырылды.

«Бу фильм - татар мәдәнияте тормышында бик зур вакыйга, чөнки бу безнең казанышларны  тану. Һәм бу бик мөһим. Чөнки бөек татар мәдәнияте белән бәйле шулкадәр бай материалның  болай киң күрсәтелгәне юк иде әле. Бу - «Культура» телеканалының Татарстанга зур бүләге», - дип ассызыклады Дмитрий Туманов. Ул фильмның  Татарстан талантларын һәм казанышларын бөтен дөньяга күрсәтергә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. 

«Созвездие-Йолдызлык. Республика казанышы» фильмы «Россия-Культура» телеканалында күрсәтеләчәк, шуннан соң аны Татарстан телеканалларында да, шулай ук интернетта «Созвездие-Йолдызлык» фестивале сайтында да карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International