Фәрит Мөхәммәтшин Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен тапшырды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен яңа лауреатларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Премия лауреатлары Камал театрында «Санаулы кичләр» премьерасы алдыннан игълан ителде.

«2015 елда Президентыбыз Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиянең гамәлгә куелуы турында указ чыгарган иде. Конституциябез көнен бәйрәм иткән көннәрдә өченче тапкыр премияне тапшырабыз. Марсель Сәлимҗанов гомере буе туган халкына, югары сәнгатькә хезмәт итте. Кызганыч, ул арабыздан иртә китте», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Марсель Сәлимҗанов татар театры сәнгатен Россиягә һәм чит илләргә танытты, татар театрын төрки дөньядагы иң яхшы театр дәрәҗәсенә ирештерде. Бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллин белән хезмәттәшлек итеп, татар театрының алтын баганасы булдылар. Куелган һәр спектакль мәдәни вакыйга булды», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрының хәзер дә аларның эшен лаеклы дәвам итүен, тамашачы хәзер дә зал тутырып йөрүен әйтте. «Сез халкыбызга тарихыбызны да, әдәби мирасыбызны да, милли рухыбызны да җиткерүчеләр. Сез туган телебезне саклаучылар. Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен!», - диде ул.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, “Сөембикә” операсында төп партияне башкарган Гөлнора Гатинага, Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншага һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияргә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International