Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Октябрь революциясе көне уңаеннан мөрәҗәгате

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Кадерле татарстанлылар!

1917 елның 25 октябрендә (яңа стиль буенча 7 ноябрьдә) илебез тарихында гына түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге тарихында да чагылыш тапкан вакыйга - Бөек Октябрь революциясе була.

Белгечләр  тарафыннан ул чор вакыйгаларына бердәм тарихи бәя бирелмәгән. Әмма, барлык тикшеренүчеләр дә бу вакыйгаларның зур социаль-сәяси әһәмияткә ия булуын таный. Шул исәптән, алар үзгәрешләрнең дөнья җәмәгатьчелеге өчен билгеле бер прогрессив алга китеш ясавы белән килешә. Бүген, 1917 елгы вакыйгаларны тагын бер кат күздән кичереп, үз тарихыңны кабул итәргә һәм үткәннәргә карата рәхмәтле булырга  өйрәнергә кирәк.

Халыклар арасындагы дуслыкны һәм җәмгыятьнең бердәмлеген саклап, без Ватаныбыз бөеклеген сакларбыз һәм арттырырбыз, дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән игелек, тынычлык һәм иминлек телим!

                                                                             

                                                                                                                              Министр Ирада Әюпова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International