7-8 ноябрьдә Казанда «Россиянең мәдәни брендлары» проектын тормышка ашыру кысаларында чаралар циклы старт ала

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

7 ноябрьдә «Корстон» кунакханәсендә - «Россиянең бренд маршрутларында музейлар» темасына пленар сессия һәм матбугат конференциясе; 8 ноябрьдә - «Хәзерге дөньяда музейлар» исемле  түгәрәк өстәл оештырыла.

7 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казанда («Корстон» кунакханәсе, «Толстой» конференц-залы, Николай Ершов ур., 1 А) «Россиянең бренд маршрутларында музейлар» пленар сессиясе була.

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы үткәргән чарада Россия Федерациясе субъектларының мәдәният өлкәсендәге башкарма хакимият органнары, федераль һәм төбәк музейлары, туристлык фирмалары һәм круиз компанияләре, туристик-мәгълүмат үзәкләре җитәкчеләре, федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, блог җәмәгатьчеге катнашачак.

Экспертлар проектларны тормышка ашыру юнәлешләре һәм перспективалары, федераль, төбәк, муниципаль һәм шәхси музейларны милли музей маршрутларына интеграцияләү мөмкинлекләре, шулай ук аларны потенциаль партнерлар һәм брендлар синергиясе хисабына гомумроссия дәрәҗәсендә таныту турында фикер алышачак. Бу тарихи урыннарның җәлеп итүчәнлеген күтәрергә, күбрәк кешеләргә мәдәни байлыклардан файдалану өчен шартлар булдырырга, учреждениеләргә килүчеләр саны һәм  бюджеттан тыш керемнәрнең үсеше хисабына эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Программада шулай ук "Россиянең милли музей маршрутлары" дигән күчмә күргәзмә дә каралган.

Пленар сессия тәмамланганнан соң, 16.30 сәгатьтә, «Толстой» залында матбугат конференциясе узачак. Анда Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия музейлар берлеге президенты киңәшчесе С.Е.Корнеев; Россия Мәдәният министрлыгының Музейлар департаменты директоры урынбасары Н.В.Чечель; Мәскәү өлкәсе Думасының мәгариф, мәдәният һәм туризм мәсьәләләре комитеты рәисе О. А. Рожнов катнашыр дип көтелә.

Аккредитация дәвам итә: press.tourism.rt@tatar.ru (+79600335750, Оксана Аганина)

8 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Казан Кремлендә («Эрмитаж-Казан» үзәге, Лекцияләр залы, Шейнкман ур., 3) «Хәзерге дөньяда музейлар» дигән түгәрәк өстәл узачак. Анда Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан музей җәмәгатьчелеге, мәдәният һәм туристлык бизнесы учреждениеләре вәкилләре катнашачак. Чара кысаларында илнең әйдәп баручы музейларының вакыйгалы проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, шулай ук маркетинг сәясәте буенча алдынгы тәҗрибәсе каралачак.

Казанда узачак пленар сессия һәм түгәрәк өстәл Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан уздырыла торган һәм «Россиянең алтын балдагы», «Россиянең көмеш муенсасы», «Рус утарлары», «Император маршруты», «Россия - Космонавтика ватаны» милли мәдәни-танып – белү проектлары кысаларында музейларны үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлтелгән презентацион-күргәзмә чаралары циклыннан беренчесе булачак.

2019 елның 15 ноябрендә цикл чаралары шулай ук Санкт-Петербургта, ә декабрьнең беренче декадасында Екатеринбургта һәм Мәскәүдә узачак.

Белешмә өчен: Милли музей маршрутлары - сәяхәт өчен әзер продукт. Аларга  төптән уйланылган логистика, төркемдәге һәм аерым туристлар өчен экскурсия программалары, урнаштыру, туклану, трансфер оештыру вариантлары, балалы гаиләләр өчен дә, мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итүчеләр өчен дә махсус тәкъдимнәр хас.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International