8 ноябрьдә Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында ике модель китапханә ачыла

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

10.00 - Кукмара районының Әсән-Елга авылы китапханәсе (Яшьләр ур., 1 йорт), 11.00 - Яшел Үзән районының Бело - Безводное авылында урнашкан модель китапханә  (Юбилей ур., 13). 

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында учреждениеләрне модернизацияләүгә федераль бюджеттан 5 млн. сум бүлеп бирелгән. Акчалар техник яктан яңадан җиһазландыруга, китап фондын тулыландыруга, электрон китапханә системаларына керү мөмкинлеген оештыруга, дизайн-проект нигезендә интерьер әйберләрен сатып алуга һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән. Хәзер биредә  киңлекләрне функциональ зоналаштыру, заманча җиһазлар һәм уңайлы шартлар белән тәэмин ителгән заманча мәгълүмати-мәдәни һәм коммуникацион үзәкләр урнашкан. 

Мәсәлән, Әсән-Елга модель китапханәсендә интерактив идән, телевизор, йомшак келәм һәм уңайлы утыргычлы балалар зонасы оештырылган. Фонд мультфильмнар, аудиокитаплар белән тулыланган, һәм хәзер, элеккегедән аермалы буларак кызыклы фәнни-белем бирү китаплары, нәфис әдәбият ачык кулланылышка куелган. Монда дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр һәм иҗади дәресләр үткәрү өчен дә шартлар тудырылган.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус автоматлаштырылган эш урыны булган зона җиһазландырылган, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Брайль шрифтында китаплар бар.

Бирегә килүчеләр ЛитРес һәм милли электрон китапханәгә тоташтырылган  планшетлар һәм шәхси компьютерлар файдалана ала.

Бело-Безводное авылындагы модель китапханәдә шулай ук бик күп функциональ зоналар бар: уен, видеозал, үз-үзеңне үстерү һәм аралашу зоналары, мастер-класслар үткәрү, аудиокитаплар тыңлау һ.б. Яңа техник җайланмалар (музыкаль җиһаз, цифрлы микроскоп, виртуаль чынбарлык белән тулыландырылган интерактив глобус, уеннар), электрон һәм аудио китаплар фонды, электрон ресурслардан файдалану, Милли электрон китапханә фондларына тоташтыру китапханәне барлык яшь төркемнәре өчен кызыклы итә. Учреждениенең китап фонды 3820 данәгә тулыланган, 156 исемдәге  журнал һәм газета алынган.

Белешмә өчен:

«Мәдәният» илкүләм  проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән. Илкүләм проектның кураторы  - вице-премьер Ольга Голодец, җитәкчесе - Мәдәният министры Владимир Мединский.

***

Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыру эше өч төбәк проекты буенча башкарыла: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International