Башкортстан Республикасының Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады

2012 елның 17 октябре, чәршәмбе

Шушы елның 4 нче октябре көнне Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.

Күргәзмәне Татарстан Милли китапханәсенең Халыкара һәм төбәкара китап алмашу, Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлекләре оештырды. Әлеге күргәзмәдә Татарстанның һәм татар халкының тарихи, мәдәни һәм әдәби мирасын чагылдырган фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр һәм белешмә басмалар, альбомнар, матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләре урын алды.

Башкортстанның китап сөючеләрендә һичшиксез зур кызыксыну уятачак әлеге китаплар тупланмасы Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенә бүләк итеп калдырылачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International