Милли премиянең шорт-битенә «Инклюзион» иҗат проектларын гамәлгә ашыру үзәге, «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Әллүки» һәм «Пантера» камера балетының «Арена» спектакльләре керде. Бу эшләр берьюлы биш номинациядә җиңүгә дәгъва итә. Туфан Имаметдиновның «Әллүки» спектакле «опера / спектакль» һәм «опера / режиссерлык эше» (Туфан Имаметдинов), «музыкаль театрда композитор эше» (Эльмир Низамов) номинацияләрендә, «Пантера» камера балетының «Арена»сы - «заманча бию/ спектакль» һәм «балет – заманча бию / балетмейстер-хореограф эше» номинацияләрендә катнаша. Номинантларның тулы исемлеген премия сайтында карарга була.
Моннан тыш, Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Тынлыкта гына урын бар» һәм Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театрының (Олы Әтнә) «Фронтовичка» спектакльләре Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясенең лонг-битенә эләккән. Экспертлар советы фикеренчә, болар – 2018-2019 елгы сезонның иң күренекле спектакльләре.
Номинант спектакльләр Мәскәүдә 2019 елның гыйнварыннан апреленә кадәр күрсәтеләчәк. «Алтын битлек» премиясе 15 апрельдә тапшырыла.
Белешмә өчен
«Алтын битлек» театраль премиясе 1993 елда РФ Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан оештырылган һәм театр сәнгатенең барлык жанрларында куелган спектакльләргә: драма, опера, балет, заманча бию, оперетта һәм мюзикл, курчак театрларына тапшырыла.
Фестивальдә катнашучы һәм «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кылучы спектакльләрне экспертлар советлары сайлап ала, алар составына театр тәнкыйтьчеләре керә. Жюрида актерлар, режиссерлар, дирижерлар, хореографлар, театр рәссамнары эшли.
«Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителгән спектакльләр фестивале – профессиональ җәмәгатьчелек һәм киң тамашачыга театр тормышының тулы һәм объектив картинасын тәкъдим итә торган зур форум.
2019 елда «Алтын битлек» Фестивале 25 нче тапкыр уздырыла.