Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия халык рәссамы Илдар Зариповка кабер ташы һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс үткәрә

2019 елның 1 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия халык рәссамы Илдар Касыйм улы Зариповка кабере ташы  һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс үткәрә.

Бәйгедә катнашырга иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар чакырыла.

Конкурс 2020 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Катнашырга теләүчеләргә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан ш., Пушкин ур., 66/33, 113, 115 кабинетлар.

Белешмә өчен телефон: (843) 264 73 91.

Зарипов Илдар Касыйм улы - рәссам, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1977), РСФСРның атказанган рәссамы (1983), Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1994), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Б.И.Урманче исемендәге премиясе лауреаты (2001), Россия Федерациясенең халык рәссамы (2002).

1939 елның 15 ноябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан сәнгать училищесын (1961), В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтын (1968), СССР Сәнгать академиясенең остаханәсен (1970) тәмамлый.

2012 елның 14 июнендә вафат булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International