Ислам республикасы Иран башкаласы Тәһранда 1 – 7 октябрьдә Иран яшьләр кино җәмгыяте ярдәме белән 29 нчы Халыкара кыска метражлы фильмнар фестивале узды.
«Ислам һәм Азия» секциясе жюри составында Россия Федерациясе (Татарстан Республикасы) исеменнән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының кинематография секторы мөдире, Россиянең мактаулы кинематографисты, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Юнысова катнашты.
«Ислам һәм Азия» секциясенең конкурс программасына 90 тирәсе эш керде. Фестивальдәге очрашулар вакытында киләчәктә хезмәттәшлек турында сүз куешылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте