1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстан укучылары Яндекс.Учебник сервисында онлайн-тест уза алачак. Бу белемне тикшерүнең гадәти ысулы гына түгел, тест балаларны дөнья мәдәнияте байлыгы белән таныштырачак. Укучылар музыкаль композицияләрне тыңлап, фильмнардан өзекләр карап, алар буенча сорауларга җавап бирә алачак.
Марафонга сылтама: https://education.yandex.ru/culture/
Тест сорауларына җавап биргән балаларга Яндекс грамота, Яндекс.Музыка Һәм КиноПоиск мөмкинлекләре өчен язылу тапшырачак.
Тестны шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә, Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсендә, Республика яшүсмерләр китапханәсендә, шулай ук республиканың муниципаль китапханәләрендә дә узарга мөмкин.
Онлайн-тест - «Мәдәни марафон» бөтенроссия проектының йомгаклау этабы, ул мәктәп укучылары өчен масштаблы мәдәни – белем бирү проекты кысаларында октябрь аенда эшләтеп җибәрелгән иде. Аны оештыручылар: Мәдәният министрлыгы, Мәгариф министрлыгы һәм Яндексның сервислары: Учебник, Музыка, КиноПоиск, Афиша.
Исегезгә төшерәбез, октябрьдә «Мәдәни марафон» кысаларында мәктәпләрдә Яндекс.Учебник сервисының мәдәният буенча танылган экспертлары һәм методистлары эшләгән сценарийлар буенча дәресләр узды. Аларда Россиянең өч миллионнан артык укучысы катнашты. Дәресләр дүрт темага багышланган иде: музыка, архитектура, театр һәм кино. «Татарстанның Этно яки Милли музыка мәдәнияте» дигән темага ачык дәресләрнең берсе Казанның 83-нче номерлы лицееның 8 нче сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Аны Татарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты җиңүчесе Динә Гарипова үткәрде.
«Мәдәни марафон»да шулай ук режиссерлар Тимур Бекмамбетов, Кантемир Балагов һәм Юрий Быков, продюсер һәм режиссер Александр Роднянский, «Би-2» төркеме, музыкантлар Полина Гагарина, Федук һәм Елка катнашты. Марафон «Алиса в Зазеркалье» Мастерской Петра Фоменко» спектакле белән тәмамлана: ул Яндекск.Эфир сервисында 17 ноябрь көнне күрсәтеләчәк.