«Альянс Франсез – Казан» француз үзәге «Альянс Франсез» белән берлектә Париж шәһәрендә «Дөнья һөнәрләре» темасына халыкара фотоконкурс оештыра.
Конкурста 18 яше тулган һәм профессиональ фотограф булмаган һәркем катнаша ала.
Конкурс ике этапта уза:
беренче (төбәк) этабында Татарстанда иң яхшы фотосурәтләр авторлары билгеләнәчәк, аларның эшләре Париж шәһәренә «Альянс Франсез»га юлланачак.
икенче (халыкара) этабында 19 финалчы һәм төп бүләк иясе – бер җиңүче билгеләнәчәк.
Төп бүләк – Парижга һәм персональ күргәзмәгә юллама.
Конкурста катнашу өчен 2012 елның 5 ноябренә кадәр«Альянс Франсез - Казан» француз үзәгенә, Казан, Рәхматуллин урамы,1, 420111 адресына, e-mail: kazan@afrus.ru. ике анкета һәм 2 фотосурәт (электрон рәвештә) җибәрү шарт. (843) 292-78-65 телефоны буенча эшләрегезнең кабул ителү-ителмәве турында белешегез.
Бәяләмә бирү өчен төп критерийлар:
- эшнең конкурс темасына туры килүе (5 балл)
- фотосурәтләрнең сыйфаты (төс, эстетика, оригинальлек) (5 балл)
- техник таләпләрнең саклануы (5 балл).
Техник таләпләр:
- TIFF һәм JPEG форматында 2 фотосурәт
Тулы мәгълүмат: проект координаторы Лилия Әбүдарова, «Альянс Франсез - Казан» мәдәни проектлары җитәкчесе (843) 292-78-65.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте