44 илдән 66 шәһәр ЮНЕСКОның иҗади шәһәрләре челтәренең яңа әгъзалары булды. Казан исемлеккә «Музыка» юнәлеше буенча керде.
Идеяләр һәм новаторлык практикасы лабораторияләре буларак, ЮНЕСКОның иҗади шәһәрләре новатор фикерләве һәм гамәлләре ярдәмендә тотрыклы үсеш максатларына ирешүдә сизелерлек өлеш кертә. Бу хакта оешманың сайтында әйтелә.
Татарстан башкаласында халыкара дәрәҗәдәге күпсанлы музыкаль чаралар үткәрелә. Алар арасында Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале, «Европа-Азия» заманча музыка фестивале, Сергей Рахманинов исемендәге «Ак сирень» фестивале, София Гобәйдуллина исемендәге «Concordia» заманча музыка фестивале, open-air форматындагы «Алтын көз» фестивале, «L 'arte de larco», Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале, шулай ук «Тәмле Казан» фестивале, «Аксенов-фест» әдәби фестивале, «Аксенов-фест» китап фестивальләре, «Смена» китап фестивальләре һәм башкалар бар.
2004 елдан башлап ЮНЕСКОның иҗади шәһәрләр челтәре җиде тематик өлкәдә: декоратив-гамәли һәм халык сәнгате, дизайн, кинематография, гастрономия, әдәбият, медиаәсәнгать һәм музыка өлкәсендә үз әгъзаларының иҗади потенциалын күрсәтә. Хәзерге вакытта челтәрдә 72 илнең 180 шәһәре бар.