Бүген татарстанлылар «Зур этнографик диктант» халыкара белем бирү акциясенә кушылды. Аны уздыру Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Россиядә әлеге массакүләм акция инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Бүген аны Татарстанның 45 районында урнашкан 105 мәйданчыкта яздылар.
Нинди дә булса сәбәпләр аркасында төбәк мәйданчыкларында белемнәрен тикшерә алмаган кешеләр өчен Зур этнографик диктантның рәсми сайтында www.miretno.ru 4 ноябрьгә кадәр онлайн-тест оештырылачак.
Диктант биремнәре 30 сораудан тора: 20 сорау – барлык төбәкләр өчен дә уртак, ә 10сы - һәр субъект өчен уникаль. Диктант язу өчен катнашучыларга 45 минут вакыт бирелә. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар суммасы - 100.
Дөрес җаваплар www.miretno.ru сайтында 2019 елның 10 ноябрендә басылып чыгачак, шәхси нәтиҗәләрне бастырып чыгару вакыты – 2019 елның 12 декабре.
Узган ел Диктантны Россиядә һәм чит илләрдәге 4567 мәйданчыкта 392 мең кеше язган. Татарстан Республикасында ул 39 райондагы 40 мәйданчыкта узган, акцияне 3000гә якын катнашучы хуплаган.
«Зур этнографик диктант»ны оештыручылар - Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Удмурт Республикасы Милли сәясәт Министрлыгы.
Татарстан Республикасында диктантны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.
«Зур этнографик диктант» халыкара акциясе турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта белергә була: www.miretno.ru
ВКонтакте рәсми төркеме: https://vk.com/miretno