4 ноябрь 13.00 сәгатьтә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала – концерты узачак. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәсие Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы көтелә.
Бөтен республика буенча зона турларында җиңгән иҗади коллективлар Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы иң яхшы номерларын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, концерт алдыннан театр холлында һәм фойесында декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләячәк, ә кунакларны милли коллективлар һәм башкаручылар каршы алачак.
2019 елда фестивальнең зона турларында барлыгы 2 524 кеше катнашты: 322 коллектив һәм аерым башкаручылар. Барлыгы - 32 милләт вәкиле. Гала-концертта катнашу өчен республиканың 40 тан артык иң яхшы коллективы (барлыгы 600 гә якын кеше) сайлап алынган.
Хөрмәтле журналистлар!
Аккредитация 1 ноябрьгә кадәр эл.почта аша үткәрелә: Albina.Shakirova@tatar.ru.
Хатта ММЧ атамасын, журналистның исем-фамилиясен, туган көнен, телефон номерын күрсәтүегезне сорыйбыз.
Элемтә өчен телефон: 264-73-98 (Альбина Шакирова)
Үткәрү урыны: М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры.
Башлану вакыты: 4 ноябрь, 13.00.
Белешмә өчен:
Халыклар бердәмлеге көне 2004 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзалаган "Россиянең Хәрби дан көннәре (Җиңү көннәре) турында" Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль закон нигезендә гамәлгә куелды.
Россиядә беренче тапкыр ул 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтелде.
Халыклар бердәмлеге көне 1612 ел вакыйгалары истәлегенә оештырыла, ул вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итә.
***
«Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету максаты белән үткәрелә. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча, 2014 елдан алып Фестивальнең гала-концерты 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне кысаларында, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уздырыла.
Смотр өч этапта уза: муниципаль, зона һәм гала-концерт (финал). Фестиваль ярдәмендә Татарстанда яшәүче һәр милләт вәкиле халкыбызның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен бөтен төрлелегендә күрсәтү мөмкинлегенә ия. Ел саен зона турлары кысаларында яңа исемнәр, коллективлар, номерлар сайлап алына. Фестиваль халыкның үзешчән иҗат өлкәсендә активлыгын стимуллаштыру механизмы булып тора.