Татарстанның Халык артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисты, дөньяның иң яхшы залларында чыгыш ясаучы җырчы Альбина Шаһиморатова 12 октябрьдә “Травиата” спектакле премьерасында беренче тапкыр Виолетта ролендә Россиянең Зур театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Спектакль зур уңыш казанды. Альбина сәхнәдә Алексей Долгов (Альфред) һәм Василий Ладюк (Жермон) белән җырлады.