«Сабантуй» һәм «Кырмыәкиятләр» анимация сериаллары Россиянең төп кино базары Red Square Screenings программасына кертелделәр

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

«Татармультфильм» берләшмәсе тарафыннан 2011–2012 елларда тудырылган «Сабантуй» һәм «Кырмыәкиятләр» анимация сериаллары Россиянең төп кино базары Red Square Screenings кино күрсәтү программасына кертелде, ул бүген Мәскәүнең Кызыл мәйданында («Кинозал ГУМ» 15-20 октябрь, 2012 г.) ачылды.  

Red Square Screenings (RSS) – халыкара киноиндустрия профессионаллары өчен Кино фонды тарафыннан оештырылган  иң абруйлы кино базары.

«Татармультфильм» Россия киноконтентын халыкара базарга чыгаручы проектлар тәкъдим итүче бердәндер төбәк киностудиясе булып тора.

«Сабантуй» анимация сериалы халыкның иң сөекле бәйрәме һәм татар мәдәнияте турында юморлы кыска метражлы мультфильмнар.

«Кырмыәкиятләр» сериясенең исеме “кырмыска” сүзеннән алынган. Һәр серия татар халык мәкаленә нигезләнеп эшләнгән, бу исә дөнья тамашачысын татар мәдәниятенең үзенчәлекле җәүһәрләре белән таныштыруның бер ысулы булып тора.

Россия кино базарындагы яңалыклар белән танышу өчен Мәскәүгә дөньяның иң зур кино базарлары, кино фестивальләре һәм халыкара дистрибьюторларының 120 вәкиле килде, алар арасында Европаның алдынгы кино студияләреннән абруйлы продюсерлар һәм топ-менеджерлар бар.  

Red Square Screenings кино базарында Татарстан кинематографыннан вәкил булып   «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев катнаша. 

Элемтә өчен мәгълүмат: «Татармультфильм» берләшмәсе матбугат үзәге (пресс-секретарь Римма Шәйдуллина 8 9178660184, 518 34 06).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International