Кәрим Тинчурин исемендәге фестиваль барышында мәктәп укучылары арасында (5- 11 сыйныфлар) бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйге танылган драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчурин тууына 125 ел тулуга багышланган.
Конкурс Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә үткәрелә һәм үз алдына төп максат итеп үсеп килүче буынга татар милли мәдәнияте белән таныштыруны куя.
Конкурс үз чиратында өч этапта уздырыла. Беренче этап мәктәпнең үзендә (21 сентябрь- 20 октябрь 2012 ел), аннан район күләмендә(20 октябрь- 20 ноябрь 2012 ел), ә өченче республика этабы К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узачак. Гала концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү 8 декабрьгә планлаштарылган.
Караган спектакльләрдән соң тәкъдим ителгән инша темалары да бар. Алар арасында:
- К.Тинчурин - татар профессиональ театрына һәм драматургиясенә нигез салучы.
- К.Тинчурин - актер, драматург, режиссер.
- Мин караган спектакль.
- Сәхнәдәге яраткан героем.
- Сәхнә бизәү.
- Әсәрне кую (режиссер күзлегеннән чыгып)
- Тамашачы нинди булырга тиеш?
Иншалардан тыш, балалар үзләренең күңелләренә хуш килгән спектакльдән өзек, монолог сөйли ала, спектакльдән дуэт җырларга, рәсем ясарга да мөмкин. Шулай итеп, яңа сәләтләрне эзләү, барлау өстендә эш алып барыла. Ә яшүсмерләр өчен үзләрен күрсәтергә, үзләренең хыялларын тормышка ашыру өчен беренче адымнар ясау мөмкинлеге бар.
Шунысы игътибарга лаек, бәйге ике дәүләт телендә бара. Бу фикер үз чиратында конкурсны оештыру комитеты тарафыннан хуплау тапты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте