15 октябрьдә Камал театры сәхнәсендә осетиннар “Бай йорт” спектаклен тәкъдим итә

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

14-15 октябрьдә Казанда В.В.Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры (Владикавказ шәһәре) гастрольләре уза.  Осетия артистлары Камал театры сәхнәсендә мәшһүр драматург Геор Хугаев һәм режиссер  Казбек Дзудтаговның “Кара чикмән” һәм “Бай йорт” дигән спектакльләрен күрсәтә.  

Быелның июнь аенда Владикавказда Камал театры артистлары гастрольдә булган иде. Алар Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” һәм Геор Хугаевның “Кара чикмән” спектакльләрен күрсәттеләр.

Хугаевның соңгы пьесаларының берсе булган “Бай йорт” әсәре осетин халкы тарихына бәйле вакыйгаларга багышланган.  Спектакльдә вакыйгалар 1914 – 1916 елларда бара.  Төп герой Солым яшьтән үк үз алдына баю максаты куйган була. Һәм ул бернигә кайрамыйча шул максатына бара. 

Хөрмәтле журналистлар! Сезне спектакльгә чакырабыз. Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International