«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә.

Әлеге бәйге «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм татар халкының гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтәге татар халкының милли үзенчәлеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Катнашу өчен Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 18 яшькә җиткән гражданнар, шулай ук Россия гражданлыгы булган чит ил гражданнары чакырыла.

Эшләр 20 ноябрьгә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

•  «Халык гамәли сәнгате. Гореф-гадәтләр һәм йолалар»;

•  «Портрет»;

• «Фотография-документ. Киләчәк буыннарга юллама» - «21 гасыр. Иҗади яшьләр портреты» (2019 елның 20 октябре - «Татарстан яшьләре» газетасының беренче саны чыгуга 100 ел)

Рәсемнәр төрле критерийлар буенча бәяләнәчәк: конкурсның тематикасы; номинациядә тәкъдим ителгән темага туры килү; башкару сыйфаты; иҗади якын килү; колорит; яңалык  һәм үзенчәлекле булу.

Конкурсның гомуми приз фонды - 405 000 сум.

Конкурсның Нигезләмәсе: /file/mincult/File/ПОЛОЖЕНИЕ к конкурсу.docx

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International