«Мәрҗани» фонды “Шүрәле иле” дигән проектның рус һәм инглиз телләрендә каталогын тәкъдим итте

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе

«Мәрҗани» фонды “Шүрәле иле” дигән проектның рус һәм инглиз телләрендә каталогын тәкъдим итте.  

Барлык рәсемнәр татар фольклорының мәшһүр һәм сөекле герое Шүрәле образын чагылдыруга багышланган. Басмага хәзерге заман рәссамнарының 127 эше, шулай ук илнең төрле почмакларыннан – Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасыннан яшь рәссамнарның биш йөздән артык рәсеме кертелгән.  Китапта Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасы тексты, аның рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәсе (Равил Бохараев), Шүрәле образының китап графикасында үсеше турында мәгълүмат та бирелгән.

Күргәзмә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә (Казан), Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә, “Инжир” галереясендә, Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда, Уфа сәнгать галереясендә зур уңыш белән узды. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International