31 октябрьдә Казанда мәдәният өлкәсендә яңа җитештерү дәрәҗәсен (төрен) үстерү мәсьәләләренә багышланган «Мәдәнияткә якын җитештерү: Мода. Дизайн» конференциясе узачак.
Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.
Республиканың әйдәп баручы рәссам – модельерлары, дизайнерлары этномодага карата кызыксынуны саклап калу һәм заманча киемдә, бизәнү әйберләрендә милли мотивларны киң куллану турында фикер алышачаклар. Спикерлар милли киемнең заманча коллекцияләрен булдыруда уникаль авторлык эшләнмәләрен күрсәтәчәкләр.
Оештыручылар сүзләренә караганда, проект мәдәният өлкәсендә җитештерүнең яңа дәрәҗәсен үстерү өчен мәгълүмат һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булырга тиеш.
Программада шулай ук халык сәнгать һөнәрчелеге осталары, дизайнерлар, чигүче, костюм буенча рәссамнар һәм зәркәнчеләр әзерләүче Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы буйлап экскурсия дә каралган.
Конференциягә керү теркәлү буенча бушлай: https://forms.gle/fZPRtRas9s7gSQSe7
Үткәрү вакыты һәм урыны:
2019 елның 31 октябре, 9.00 сәгатьтә
Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы
Казан шәһәре, Техническая ур., 29А
Программа:
9:00 – 10:00 Катнашучыларны теркәү
9:30 – 11:00 Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы буенча экскурсия
11:00-11:10 Тантаналы өлеш
11:10-13:30 Спикерлар чыгышы