Иртәгә, 30 октябрьдә, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә 11нче «АРТ-Галерея. Казан» күргәзмәсе ачыла.
«АРТ-Галерея. Казан» күргәзмәсе - замандаш рәссамнар, скульпторлар һәм декоратив-гамәли сәнгать осталарының төрле юнәлешләрдә иҗат иткән әсәрләрен тәкъдим итүче уникаль социаль – мәдәни һәм белем бирү проекты. Анда Россиянең 20 шәһәреннән һәм төбәгеннән 1000нән артык сәнгать әсәрен, 200 рәссам һәм останың эшләрен күреп булачак.
Экспозициянең һәр көне билгеле бер сәнгать төренә багышлана: Театр көне (30 октябрь), Әдәбият һәм шигърият көне (31 октябрь), Кино көне (1 ноябрь), АРТ – дизайн көне (2 ноябрь). Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен Г.Камал исемендәге һәм «Әкият» театрлары, К. Хабенский театр студиясе, Балалар сәнгать мәктәбе, ТР Язучылар берлеге, «Татаркино» ТР ДБМУ һәм Казанның башка мәдәни учреждениеләре иҗади программа әзерләгән. Күргәзмә кысаларында шулай ук сәнгать мәктәпләре укучылары, студентлар һәм яшь рәссамнар арасында декоратив-гамәли сәнгать буенча «АЛТЫН КОШ. ЗОЛОТАЯ ПТИЦА - 2019» Республика конкурсы уздырыла.
Тулырак программа белән сайтта танышырга мөмкин: www.artexpokazan.expokazan.ru.
Өстәмә мәгълүмат: «Казан ярминкәсе» ААҖ, 420059, Казан ш., Оренбург тракты, 8, тел.: +7(843) 202-29-08; + 7 (843) 212-21-44