Финалистларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.
«Һәр смотрда җиңүчеләр була. Бу конкурс комиссиясенең карары иде. Киләчәктә беренче урын алырга комачаулаган сәбәпләр турында уйланырга кирәк. Бу конкурста, һичшиксез, җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, чөнки без бит кешеләр өчен эшлибез, бу очракта халык җиңә дигән сүз», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.
Исегезгә төшерәбез, сайлап алу өч этапта үткәрелде: муниципаль, зона һәм республикакүләм. Финалга 35 авыл клуб формированиесе һәм авыл мәдәният йорты чыкты. Иҗади ярышта барлыгы 1762 мәдәният учреждениесе катнашты.
Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка уен кораллары, мебель, мәдәни-спорт инвентаре, һәр номинация буенча сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды:
I урын - 500 000 сум;
II урын - 300 000 сум;
III урын - 200 000 сум.
«Халык саны 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын: Иске Көшкәт авыл клубы, Балтач районы (500 000 сумлык сертификат)
2 урын: Ефановcкий авыл клубы, Бөгелмә районы (300 000 сумлык сертификат)
3 урын: Тат. Мөшеге авыл мәдәният йорты, Минзәлә районы (200 000 сумлык сертификат)
«200дән 300гә кадәр кеше яши торган торак пунктның авыл клубы, мәдәният йорты» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын: Ләке мәдәният йорты, Сарман районы (500 000 сумлык сертификат)
2 урын: Яңа Каразирек авыл клубы, Ютазы районы (300 000 сумлык сертификат)
3 урын: Кышкар авыл клубы, Арча районы (200 000 сумлык сертификат)
«500гә кадәр кешесе булган авыл клубы, авыл мәдәният йорты» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын: Иске Җөри мәдәният йорты, Теләче районы (500 000 сумлык сертификат)
2 урын: Иске Кормаш авылы мәдәният йорты, Актаныш районы (300 000 сумлык сертификат)
3 урын: Үчәлле мәдәният йорты, Азнакай районы (200 000 сумлык сертификат)
«500 һәм аннан да күбрәк халкы булган торак пунктның авыл мәдәният йорты» номинациясендә:
1 урын: Иске Тимошкино мәдәният йорты, Аксубай районы (500 000 сумлык сертификат)
2 урын: Кощаково авыл мәдәният йорты, Питрәч районы (300 000 сумлык сертификат)
3 урын: Йолдыз мәдәният йорты, Чистай районы (200 000 сумлык сертификат)
Моннан тыш, конкурс финалистларына «Уңышлы старт», «Традицияләрне саклаучылар», «Иң динамикалы авыл мәдәният йорты», «Халык мәхәббәте» һәм «Иҗат территориясе» номинацияләрендә махсус дипломнар тапшырылды.