Бөек Ватан сугышы елларында Кырым сугышында һәлак булган сугышчы-татарстанлыларга куелачак истәлек билгесенең иң яхшы эскиз проектын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы конкурс үткәрә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Иҗади конкурста катнашырга иҗади берлекләр әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар чакырыла. Проектны алар мөстәкыйль яисә коллектив составында  җитәкче буларак эшли ала.

Истәлек билгесе  Кырым Республикасында (Мирное, Симферополь районы)  урнашкан 1941 – 1944 елларда  Кырымда  фашист оккупациясе корбаннары Мемориалы территориясендә куелачак.

Конкурс материаллары 2019 елның 29 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырыла: Казан ш., Пушкин ур., 66/33, 113, 115 кабинетлар.

Конкурсның Нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-luchshiy-eskizniy-proekt-pamyatnogo.htm

Белешмәләр  өчен телефон: (843) 264 73 91

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International