13 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры дәүләт статусында 2нче иҗат сезонын ача

2012 елның 12 октябре, җомга

13 октябрьдә Габдулла Тукай  исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Хәй Вахитның “Җырым табар сине” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакле белән дәүләт статусында 2нче иҗат сезонын ача. Спектакльне сәхнәгә Рамил Фазлыев куйды, композиторы – Марат Әхмәтшин, рәссамы –  Татарстанның М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов. Театрның ачылу тантанасында ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр белгечләре, журналистлар катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International