14 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге театрда “Бер кичтә ике автор” дип исемләнгән спектакль булачак.
Беренче өлештә - Габдулла Тукайга багышланган һәм аның әсәрләре нигезендә тудырылган “Сөй гомерне” дип аталган спектакль.
Сәхнәдән Тукайның мәктәп дәреслекләренә кертелгән, халык сөйгән әсәрләре яңгыраячак, спектакль шулай ук шагыйрьнең “Исемдә калганнар” автобиографик повесте вакыйгаларына нигезләнә. Спектакльдә театрның яшь артистлары катнаша.
Спектакльнең 2 нче өлеше Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәренә нигезләнеп эшләнгән һәм язучының якты истәлегенә багышланган.
Лирик спектакльне театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куйган.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте