Tatarica Татарстан буйлап гастрольләрен башлап җибәрә

2012 елның 12 октябре, җомга

Казан дәүләт консерваториясе үз коллективларының иң мәшһүрен – Р.Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» татар музыкасы оркестрын тамашачы хозурына тәкъдим итә.  24 - 26 октябрьдә Татарстан шәһәрләре буенча узган гастрольләр кысаларында дүрт концерт биреләчәк. Чара ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Концертта консерватория студентлары, аспирантлары һәм укытучылары, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары, өметле һәм инде халыкта танылу алган башкаручылар катнаша. Штраус, Кальман, Хачатурян, Дунаевский  һәм Яхин әсәрләре һ.б. яңгыраячак.

Гастрольләр графигы: 24 октябрь.  11:00. Чаллыда «КАМАЗ»ның төп конвейерында; 18:00. Әлмәтнең Мәдәният йортында;

25 октябрь. 18:30. Чаллының Орган залында;

26 октябрь. 18:00. Чистайның Мәдәният сараенда.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International