Бүген бу мәсьәлә буенча Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында фикер алыштылар. Аны рәис Марсель Таишев үткәрде. Утырышта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Фикер алышу Министрлыкның эксперт төркеме катнашында узды. Нәкъ менә алар эшнең беренче этабында киләсе елдагы эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр керттеләр. Экспертлар төркеме составы ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан билгеләнгән. Алар арасында мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, фәнни җәмәгатьчелек һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре бар.
Шулай итеп, тавышка куелачак өстенлекләр арасында – муниципаль районнарда дәүләт коллективларының гастроль эшчәнлеген үстерү, дәүләт театр-тамаша учреждениеләре репертуарында күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган мәдәни продуктлар санын арттыру, һөнәри иҗат берлекләре әгъзаларының балалар һәм яшьләр белән эшен җайга салуга бәйле темалар бар. Сораштыру бер ай дәвамында ТР Дәүләт хезмәтләре порталында узачак. Бу этапта халык иң мөһим булган максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирә, шулай ук үз вариантларын тәкъдим итә ала.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәрнең яртысы сайлап алыначак. ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында алар арасыннан киләсе елда Министрлык эшенең 5-7 өстенлеге билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык фикере ярдәмендә формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты Татарстанда 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Аның кысаларында министрлыклар, эксперт бергәлеген һәм халыкны җәлеп итеп, киләсе елга иң мөһим эш юнәлешләрен һәм индикаторларын билгели. Быел анда 6 министрлык катнаша.