Татарстанлыларны «Сәнгать төне»нә чакыралар

2019 елның 25 октябре, җомга

«Сәнгать төне»   - ел саен уздырыла торган мәдәни белем бирү акциясе, аның белән  төнге чаралар сериясе төгәлләнә: ел дәвамында «Музейда төн», «Театрда төн», «Библиотөн», «Музыка төне» узды.

Масштабы буенча гаять зур чара быел җиденче тапкыр,  3 ноябрьдә узачак. Бу төннең шигаре – «Сәнгать берләштерә!». Татарстанлыларны музей, театр, китапханәләрдә көтәчәкләр. Кунаклар өчен лекцияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар, квестлар, экскурсияләр һ. б. оештырылачак.

Гадәттәгечә, республика музейларында, китапханәләрендә зур программа әзерләнә, бу көнне аларның күбесе соңга кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International