Ленар Хәкимҗанов: конкурсның максаты - бөтен республикага иң яхшы эш тәҗрибәләрен тарату

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районы мәдәният йорты базасында «Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика конкурсының финалы узды.

Исегезгә төшерәбез, иҗади ярыш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән быел беренче тапкыр үткәрелә.

«Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» конкурсы финалистларын ТР мәдәният министры урынбасары, Конкурс комиссиясе рәисе Ленар Хәкимҗанов сәламләде.

«Республика җитәкчелеге ярдәме белән Мәдәният министрлыгы беренче тапкыр иң яхшы авыл клубын һәм мәдәният йортын ачыклау буенча зур конкурс үткәрә. Нәтиҗәләр киләсе атнада гына билгеле булачак, әмма сез әзерләнеп, монда катнашырга килүегез белән үк барыгыз да җиңүчеләр. Конкурсның максаты - кем яхшырак, кем начаррак эшләвен ачыклау түгел. Иң мөһиме - бөтен республикага иң яхшы эш тәҗрибәләрен тарату. Башкалардан яңалыкны үзләштереп, моны үз эшендә кулланырга кирәк», - дип ассызыклады Ленар Хәкимҗанов.

Аннары конкурсантлар сайлап алынган номинация буенча презентация һәм концерт номерларын күрсәттеләр. Сүз уңаеннан, иҗади номерларда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар күп катнашты. Иң кечкенә катнашучыга күптән түгел 4 яшь тулган. Шулай ук комиссия әгъзалары республика мәдәни-ял итү  учреждениеләре әзерләгән декоратив – гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен карадылар.

Конкурста барлыгы 1762 мәдәният учреждениесе катнашкан. Финалга 35 авыл клубы  һәм авыл мәдәният йорты чыккан.

Конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан гаять зур эш башкарылган. Беренче этапта катнашучыларны 17 критерий буенча сайлап алганнар. Балларны мәдәни-ял учреждениесенең матди-техник җиһазланышы: техника, музыка кораллары, сәхнә костюмнары, уен һәм спорт бүлмәләре, клуб формированиеләре, мәдәни-массакүләм чаралар уздыру, район, авыл җирлегенең традицион мәдәниятен саклау һәм башка күрсәткечләр исәпкә алынган.

«Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» конкурсына иртәгә 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясендә йомгак ясалачак.

4 номинациянең һәркайсында җиңүчеләр җиһаз, музыка кораллары, мебель, мәдәни-спорт инвентаре алу, сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар алачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International