«Урал биюләре тәкъдим итә... » - Наталья Карташова һәм Татьяна Реусның Чиләбе халык биюен үстерү фонды тарафыннан үткәрелә торган мәдәни проект. Ул 2019 елның иң яхшы коммерцияле булмаган йөз проекты исемлегенә кергән һәм «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан ярдәм алган.
Бирелгән федераль грант Себер, Көньяк Урал, Башкортстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы үзешчән бию коллективларының уртак концертларын оештыруга һәм уздыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында концертлар 4 ноябрьдә Чаллы шәһәрендә (КАМАЗ мәдәният йорты) узачак, ә йомгаклау концертын 6 ноябрьдә Казан («Академия» концерт залы, Универсиада Авылы) кабул итәчәк.
Концертта катнашучылар – «Урал биюләре» Бөтенроссия халык бию конкурсы лауреатлары, халык биюе буенча 2017 һәм 2018 еллардагы Россия чемпионнары булган «Ералаш» хореография ансамбле (Чиләбе) һәм «Юность Сибири» халык бию ансамбле (Төмән), шулай ук Башкортстан һәм Татарстанның иң яхшы бию коллективлары.
Концерт программасыннан тыш, катнашучы шәһәрләрдә тәҗрибә алмашу, халык биюләрен башкаручылар арасында мәдәни элемтәләр урнаштыру һәм ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрү планлаштырылган: уртак репетицияләр, түгәрәк өстәлләр, рус, башкорт һәм татар биюләре буенча мастер-класслар.
«Безнең проектның максаты - яшьләр арасында төбәкара мәдәни алмашу, төрле төбәкләр арасында иҗади элемтәләрне ныгыту, Россия халыкларының милли мәдәниятләрен үзара баету, һәм, әлбәттә инде, киң даирә тамашачыларга һәвәскәрләр хореографиясендәге иң яхшы казанышларны күрсәтү. Безнең концертларның уникальлеге шунда: һәр шәһәрдә безгә мәйдан хуҗасы – хореография коллективы кушыла. Мәсәлән, Уфада - «МИРАС» җыр һәм бию фольклор ансамбле, Чаллыда - Россиянең атказанган халык иҗаты коллективы булган «Бисеринки» ансамбле, Казанда – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография коллективлары», - дип сөйләде Халык биюләре фонды директоры Ольга Палей.