Республикада беренче тапкыр иң яхшы авыл клубын һәм иң яхшы авыл мәдәният йортын сайлап алачаклар

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

23 октябрьдә 9.00 сәгатьтә Лаеш муниципаль районы һәм Лаеш шәһәре мәдәният йортында «Иң яхшы авыл клубы һәм иң яхшы мәдәният йорты» республика конкурсының финалы була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика Традицион мәдәниятне үстерү үзәге, муниципаль районнарның башкарма комитетлары тарафыннан оештырылган  бу чарада республиканың   авыл җирлекләрендә  урнашкан барлык мәдәни-ял итү учреждениеләре катнаша (район мәдәният йортларыннан кала).  Ярыш аларның эшчәнлеген стимуллаштыру, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү, иҗади казанышларны барлау, мәдәни-ял итү өлкәсендәге  инициативаларга ярдәм итү, мәдәният хезмәткәрләре һөнәренең абруен күтәрү һәм авыл мәдәни-ял итү учреждениеләренең уңай имиджын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Иртәгә, 23 октябрьдә, Лаешта муниципаль һәм зона этапларында җиңүчеләр жюри әгъзаларына иҗади чыгышларын һәм клуб эшендә  катнашучылар әзерләгән декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, конкурсантларга 17 критерий буенча бәя биреләчәк.

Җиңүчеләр дүрт номинациядә билгеләнә:

1.      «Халык саны 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы»

2.      «Халык саны 200-300 кеше булган  торак пунктның авыл клубы, мәдәният йорты»

3.      «Халык саны 500 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, мәдәният йорты»

4.      «Халык саны 500 һәм аннан да күбрәк булган торак пунктның мәдәният йорты».

Иң яхшы учреждениеләргә техник җиһазлар, музыка  уен кораллары, мебель,  мәдәни-спорт кирәк-яраклары,  сәхнә костюмнары сатып алу өчен акчалата сертификатлар биреләчәк.

«Иң яхшы авыл клубы һәм авыл йорты»  республика конкурсында җиңүчеләрне 28 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә игълан итәчәкләр.

Тулырак мәгълүматны +79518909284 телефон номеры буенча белешергә мөмкин  (Вероника Ашурова - Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең PR-менеджеры)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International