Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатлар һәм бурычларын 2019 елның өченче кварталында гамәлгә ашыру нәтиҗәләре

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, узган ел Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча пилот проекты старт алды. Төбәк министрлыклары һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын билгеләүдә Республика халкының турыдан-туры катнашуы  мөһимлеге турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында белдерде. Проектта катнашучылар арасында  социаль блок ведомстволары, шул исәптән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бар.

Проектны тормышка ашыру берничә этапны үз эченә алган. Беренче этапта министрлык экспертлары һәм аларның иҗтимагый совет әгъзалары тарафыннан 2019 елга өстенлекле бурычлар буенча тәкъдимнәр формалаштырылды. Икенче этапта Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында ачык онлайн-тавыш бирү үткәрелде. Алга таба сораштыру нәтиҗәләре буенча  һәр министрлык өчен төп күрсәткечләрне үз эченә алган  7 бурыч расланды.

Хәзерге вакытта әлеге бурычларны тормышка ашыру һәм төп күрсәткечләргә ирешү  буенча эш дәвам итә. 2019 елның өченче кварталында министрлык максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин:

http://mincult.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2063009.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International