«Шомбай-fest – 2019» курчак театрлары фестивалендә балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр күрсәтәчәкләр

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

23-28 октябрьдә Казанда «Шомбай-fest – 2019» III Халыкара курчак театрлары фестивале узачак. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә Россиянең генә түгел, Франция, Италия, Беларусь коллективлары да иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк.

Бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителгәнчә, «Шомбай-fest – 2019» фестивале, гадәттәгечә, «Әкият» театрыннан Петербург урамына кадәр курчаклар парады белән ачыла. Шуннан соң театр сәхнәсендә фестивальнең тантаналы ачылышы  була һәм Чуаш дәүләт курчак театрының «Балыкчы һәм балыкчы турында әкият» спектакле күрсәтеләчәк.

Журналистлар белән очрашуда ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр иткәнчә, фестивальдә 17 коллектив катнашачак, алар жюри хөкеменә 18 спектакль тәкъдим итәчәк. Фестиваль программасы балалар һәм өлкәннәр аудиториясенә исәпләнгән. «Спектакльләрне жюри бәяләячәк. Фестиваль кысаларында Казан шәһәренең гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларыннан торган жюри оештырылачак. Алар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә «Тамашачылар мәхәббәте призы» номинациясе билгеләнә һәм тиешле диплом бирелә», - диде Д.Натфуллин.

Аның сүзләренчә, «Шомбай-fest» фестивале өч елга бер тапкыр уздырыла. Быел аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, РФ Театр әһелләре берлеге, РФ Театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлеге, «Әкият» Татар дәүләт курчак театры оештырды.

«Әкият» курчак театры директоры, фестиваль директоры, РФ һәм ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарова Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова инициативасы белән «Шомбай-fest» фестиваленә Россиянең иң көчле коллективлары чакырылуын билгеләп үтте. Аларны театр тәнкыйтьчесе, РФ Театр әһелләре берлегенең Үзәк аппаратының Оештыру-иҗат бүлеге балалар һәм курчак театрлары кабинеты мөдире, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (Мәскәү шәһәре) Ольга Глазунова җитәкләячәк профессиональ жюри бәяли.

Фестиваль кысаларында Красноярск курчак театрының баш режиссеры, «Алтын битлек» милли театраль премиясе лауреаты Евгений Ибраһимов һәм театр тәнкыйтьчесе, Бөтенроссия курчак театрлары режиссерлары лабораториясе җитәкчесе Виктор Шрайманның актерлык осталыгы буенча мастер-класслары узачак.

Жюри түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгели: «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссерлык эше», «Иң яхшы актерлык эше», «Икенче пландагы иң яхшы актерлык эше», «Иң яхшы рәссам эше», «Спектакльгә иң яхшы музыкаль бизәлеш өчен», «Фестиваль яңалыгы».

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге - күп кенә спектакльләрнең өлкән аудиториягә адреслануы.

«Шомбай-fest – 2019» фестивале  28 октябрьдә зур бәйрәм белән тәмамлана, ул фестивальнең ябылышына гына түгел, ә «Әкият» курчак театры юбилеена да багышланган - быел танылган Казан театрына 85 яшь тулды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International