Хөрмәтле журналистлар! 10 октябрьдә сезне шәһәр үзәгендәге мәдәни мирас объектлары буйлап турга чакырабыз.
Түбәндәге биналар белән танышырга мөмкин булачак:
- Мөштәри урамындагы Оконишников йорты (Татарстан Республикасы Язучылар берлеге);
- Горький урамы 25 нче йорт, Боратынскийлар гаиләсе утары;
- Горький урамы, 3 нче йортта урнашкан “Идел” номерлары.
Экскурсиядән соң Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова катнашында матбугат конференциясе узачак.
Чарада катнашу өчен аккредитация узарга кирәк. Аккредитация узу өчен телефоннар: 264-73-98, 8919-639-00-59
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте