ТР ДССМның Хәзерге заман сәнгате галереясендә БДБ Рәссамнар берлеге Казан бүлекчәсенең “Эт” дигән күргәзмәсе ачыла

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

11 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Хәзерге заман сәнгате галереясендә БДБ Рәссамнарының һөнәри берлеге Казан бүлекчәсенең “Эт” дигән күргәзмәсе ачыла.  

Анда Альберт Галимов, Лада Аюдаг, Светлана Тимофеева, Әсхәт Макраев, Лариса Аккулова һәм башка рәссамнарның әсәрләре куелган.

БДБ Рәссамнары һөнәри берлеге Казан бүлекчәсе бу күргәзмәне “Эт” исемле журналга аның еллыгына бүләк итә. 

Күргәзмәне ачу тантанасында Казан шагыйрьләре һәм бардларының этләргә багышлап иҗат ителгән иң яхшы шигырь һәм җырларына конкурс узачак. Җиңүче Рәссамнар берлегеннән бүләк алачак.  Элемтә өчен мәгълүмат: 8-95-031-74-489

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International