«Даһи Да Винчи» күргәзмәсен 10 мең кеше карады

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә “Даһи Да Винчи” халыкара күргәзмәсе эшли. Узган ял көннәрендә күргәзмәне караучылар ун меңгә тулды.  

Леонардо да Винчи идеяләренә һәм аның уйлап табуларына багышланган тиңдәшсез халыкара күргәзмә Казанда быелның 15 сентябрендә ачылган иде. Беренче ял көннәрендә үк аңа Казаннан, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан, шулай ук күрше-тирә республикалардан ике меңнән артык, ә өч атна эчендә ун меңнән артык кеше килде.  

«Күргәзмәнең өч атналык эше вакытында аны ун мең кешенең каравы – Казан өчен рекорд ул, – дип белдерде ТР ДССМ директорының беренче урынбасары Руслан Шиһабетдинов. – Моның сәбәпләре шактый. Күргәзмәгә халыкны Да Винчиның легендар шәхес булуы да, дөньяның 44 шәһәрендә күрсәтелеп зур уңыш казанган проект үзе дә, тагын бик күп башка сәбәпләр җәлеп итә».

Күргәзмә 2013 елның 13 гыйнварына кадәр эшләячәк.  

Тулырак мәгълүмат: http://davinci-genius.ru/, +7 (843) 245 10 08.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International