Яр Чаллы татар дәүләт драма театры яңа иҗади сезонга премьера спектакле белән аяк атлап керә. 5 октябрьдә тамашачы игътибарына драматург Надежда Птушкинаның "Кызым кияүгә чыга" исемле әсәре буенча куелган яңа спектакль тәкъдим ителде. Спектакльнең режиссёры - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Фаил Ибраһимов.
Сезон ачылганчы театр ике хәйрия спектакле күрсәтте. 19 сентябрьдә “Банкрот” комедиясен күрсәтеп танылган журналист Гөлнара Зиннәтуллинаны дәвалау өчен 37 мең сум акча җыеп тапшырды. Гөлнара Зиннәтуллина тамашачыга теар труппалары һәм артистлар белән таныштырган «Яшәсен театр!» тапшырулар циклы аша яхшы таныш.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте