К.Маркс урамындагы 29нчы йортта, бинаны үлчәгәндә, архитекторлар-реставраторлар идән астында томаланган бүлмәләр таптылар. Җир белән күмелгән бу биналарны чистарту нәтиҗәсендә объектта өстәмә мәйданнар ачылачак.
Әлеге йорт XIX гасырның икенче яртысында төзелгән һәм хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе Максим Даниловның шәһәр утары флигеле булган. Инкыйлабтан соң бу бинада торак биналар ясалган. 1927-1929 елларда биредә күренекле татар язучысы Шамил Усманов яши, иҗат белән шөгыльләнә, шулай ук беренче татар радиостанциясен булдыру өчен хезмәт куя.
Элемтә өчен мәгълүмат: http://asg-invest.ru/, ASG компанияләре инвестиция төркеме матбугат секретаре Славкина Татьяна, +7 (843) 510 96 50, +7 (927) 405 51 66, slavkina@pai.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте