Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрының опера труппасы Европага гастрольгә китә

2012 елның 5 октябре, җомга

7 октябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры опера труппасының чит илләрдәге традицион гастрольләре башлана.  Октябрь һәм ноябрь айларында Татарстан Республикасының дәүләт операсы Голландия һәм Бельгия тамашачысына “Турандот” һәм “Травиата” спектакльләрен күрсәтәчәк. Нидерландиянең Амстердам, Гаага, Гауда, Апельдорн, Алкмар, Амстелвен, Бред, Рурмонд һәм башка шәһәрләрендә театр тамашалары узачак. Ай ярым вакыт эчендә артистлар 34 спектакль бирәчәк.

Мәгълүмат өчен: +7 843  231-57-32, +7 927 4128275, www.kazan-opera.ru.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International