«Family Album» федераль күп функцияле порталында бөтенроссия рәсем конкурслары башланды

2019 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе

«Family Album» күп функцияле гаилә порталы татарстанлыларны биш рәсем конкурсында катнашырга чакыра:

1. «Хуҗабикәләр» Бөтенроссия рәсем конкурсы;

2. «Уңышка 4 адым»  Бөтенроссия рәсем конкурсы;

3. «Бөек Җиңү!» Бөтенроссия рәсем конкурсы;

4. «Рус икона ясау сәнгате»  Бөтенроссия рәсемнәр конкурсы;

5. «Яңа ел калейдоскобы» (оештыру кертеме  белән) Бөтенроссия рәсем конкурсы.

Конкурсларда катнашу, соңгысыннан кала, бушлай. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Алар үз эшләрен бер үк вакытта берничә конкурста да тәкъдим итә алалар. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм исемле дипломнар көтә.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан карарга була: www.familyalbum.me

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International